Ютазы районында республика педагоглары тәҗрибә уртаклашты

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдә күчүчәнлекне тормышка ашыруда тәҗрибә уртаклашты. Эш көнен гамәли өлештән башлаган катнашучылар дүрт мәйданчыкка бүленде – алар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында күчүчәнлекнең нинди шартларда гамәлгә ашырылуы белән ачык дәресләрдә якыннан танышты.

Пленар өлештә кунакларны  район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Конференция эшен дәвам итеп яңгыраган һәр чыгыш бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә көнүзәк проблема булып торган мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдә күчүчәнлекне тормышка ашыру белән бәйле сорауларны ачып салуга һәм киләчәккә планнарны яктыртуга нигезләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International