Кече-Урыссу авылы Мәдәният йортында “Ап-ак карлы, Яңа ел!” дип исемләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме уздырылды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 январь көнне Кече-Урыссу авылы Мәдәният йортында “Ап-ак карлы, Яңа ел!” дип исемләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме уздырылды.

Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы, әкиятти персонажлар һәм Яңа ел символы булган әтәч тә бар иде. Балалар төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, лоторея билетлары уйнатылды. Балалар бу тамашадан бик канәгатъ булып таралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International