ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 6 май көнне, Урыссу бистәсенең түбәндәге урамнары буенча профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла:

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮНЕҢ

76-ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН

БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ

ПРОГРАММАСЫ

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан балалар иҗат үзәге педагоглары Үзәк китапханә һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә георгий тасмаларыннан брошкалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Районның белем бирү учреждениеләре укучылары "Ветеранны котла" акциясенә кушылдылар

БДИ һәм ТГИ форматында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уңышлы тапшыру максатыннан гомуми белем бирү учреждениеләрендә консультацияләр һәм факультативлар уздырыла.

«Калейдоскоп» төркеме CID UNESCO Халыкара конгрессы кысаларында Халыкара аудитория каршында «Бию» халыкара хореография сәнгате бәйгесендә 3 дәрәҗә лауреат булды.

Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көнбатыштан,көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..+5, туфракта урыны белән туңдыру -1. Көндез максималь һава температурасы +15..+20˚.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

26 апрельдән 2 майга кадәр Казанда «Хезмәт көчле» профильле профориентация сменасы узды, анда Бәйрәкә урта мәктәбенең 5 укучысы катнашты. Сменаның максаты-яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе бирү һәм һөнәр сайлауга җаваплы караш тәрбияләү.

Исегезгә төшерәбез, «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 1 майда старт алды һәм 2021 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Бәйрәкә урта мәктәбендә "Котлаулар көн”е. СНТ отряды ветераннарны-педагогларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International