Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. Халык хезмәткәрләренә «соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләнә торган һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәр итә ала.
"Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 27.12.2009 елдагы 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2020 елның 1 гыйнварыннан аена 12 130 сум күләмендә).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.
Димтамак авылында гомер итүче Рәсимә һәм Ринат Әхмәдишиннар сентябрь аенда 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова уку залында «Үз республикам белән горурланам» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
Димтамак авылында гомер итүче Нурхода Гатаулла кызы Сәламова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 30 сентябрьгә Татарстан Республикасында уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан керде:
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе - алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау.
Уңай булмаган метеорологик күренешләр: 2020 елның 29 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -2 градуска кадәр салкын, томан төшүе көтелә.