ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.

8 мартта Туймазы шәһәрендә ел саен уздырыла торган республика чаңгы марафоны булды, анда Башкортстаннан һәм Татарстаннан 230дан артык спортчы катнашты.


8
март, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


7
март, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

5 мартта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге
җитәкчесе Эдуард Вафин «ТатарИнформ» Мәгълүмат агентлыгында узган
матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында
доклад белән чыгыш ясады.

Җитәкче балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң зур чарасы — 2007 елдан
Россиядә эшләп килүче әни (гаилә) капиталы программасы икәнен билгеләп
үтте. Башта ул икенче бала туганда бирелсә, 2020 елдан башлап беренче
балалар өчен дә таратылды.
Быел әни капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнде. Хәзер беренче бала
өчен ата-аналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага әни капиталы алганнан
соң, икенче бала туганда өстәмә түләү 221 895,14 сумга кадәр арттырылды.
Татарстанда программа башланганнан бирле якынча 432 мең гаилә
сертификатлар алды.
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

Россия Федерациясе Социаль фонды

Татарстан Республикасы бүлекчәсеӘни капиталы белән торак шартларын яхшырту (Татарстанда 323 мең
гаилә шулай эшләде), балаларны укыту (50 меңгә якын гаилә файдаланды), 3
яшькә кадәрге балага ай саен түләү, ата-ананың тупланма пенсиясе, инвалид
балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, калган сумманың бер тапкыр
түләнеше (10 мең сумнан артмый) кебек мөмкинлекләр бар.
Эдуард Вафин Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге әни капиталын бер
тапкыр гына рәсмиләштерүен искә төшерде. Әгәр гаилә беренче яки икенче
балага сертификат алмаган булса, ата-аналар аны өченче һәм аннан соңгы
балаларга рәсмиләштерергә хокуклы. Программа кагыйдәләре акчаны бер
юнәлешкә яки берничә юнәлешкә бүлеп куллану мөмкинлеген бирә.
Эдуард Вафин бердәм пособиены рәсмиләштерү кагыйдәләре турында да
сөйләде. Бүген Татарстанда бу ярдәмне 190 мең баланың ата-аналары ала.
Бердәм пособие гаиләнең уртача кереме региональ яшәү минимумыннан түбән
булганнарга билгеләнә. Татарстанда 2025 елда пособие күләме балага 14 621
сумга кадәр, ә йөкле хатыннарга 16 430 сумга кадәр тәшкил итә.
«Быелдан башлап, бердәм пособие яңа туган балаларга, әгәр зуррак
балаларга түләүләр булса, проактив рәвештә билгеләнә. Моннан тыш, барлык
балаларга бердәм пособиенең түләү срокларын бер үк вакытка китерү мөмкин
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

Россия Федерациясе Социаль фонды

Татарстан Республикасы бүлекчәсе— моның өчен соңгы айда, пособие билгеләнгән чор тәмамланганчы, гариза
бирергә кирәк, һәм түләү яңа срокка барлык балалар өчен бергә озайтыла», —
дип аңлатты Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе
Эдуард Вафин.
Ведомство җитәкчесе күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирде. Ул
искә төшергәнчә, андый гаиләләрдәге аналар билгеләнгән яшьтән алда
пенсиягә чыга: өч бала тудырган (яки уллыкка алган) һәм тәрбияләгән аналар
— 57 яшьтә, дүрт балалы аналар — 56 яшьтә, биш һәм аннан күбрәк
балалылар — 50 яшьтә. Хәзерге вакытта республиканың СФР бүлеге 20 269
күпбалалы анага иминият пенсияләрен вакытыннан алда түли.
Чыгышы ахырында Эдуард Вафин барлык сораулар буенча бердәм контакт-
үзәккә (8-800-100-00-01) яки Татарстан буенча фонд бүлегенең соцсетеләренә
мөрәҗәгать итәргә мөмкин дип билгеләп үтте.
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

Ютазы сәхнәсендә район мәдәният йортының солистлары һәм иҗат коллективлары балкып торды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елга күргәзмәләр исемлеге:

«Хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау» 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы

(БИОТ 2025) 2025 елның 11-14 ноябрендә Мәскәүдә узачак

Кунакчыллык индустриясенең 28 нче Халыкара күргәзмәсе (ПИР Экспо 2025) 27 - 30 октябрьдә Мәскәүдә узачак

"Мебель, фурнитура һәм тышлау материаллары" 36 нчы халыкара күргәзмәсе 2025 елның 24-27 ноябрендә Мәскәүдә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International