Район Башкарма комитеты җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең Ютазы җирле бүлеге сәркатибе Аяз Шафигуллин Ютазы районы кешеләрен шәхси сораулары буенча “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кабул итте.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залында Ютазы районы медицина коллективы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашында медицина советы узды.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-13 градус, көндез максималь һава температурасы -4..-8 градус. Юлларда бозлавык.
Агроиминләштерү – аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан Экспода Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шул темага багышлана.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.
Ютазы авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында халык күтәреп чыккан сорауларның күпчелеге авылның төзеклелегенә хас булса, әмма бит тормышның бөтен булуы берникадәр дәрәҗәдә кешеләрнең үзеннән дә тора.
Димтамак авылында яшәүче хезмәт ветераны Әнисә Гариф кызы Зиннәтовага 10 февральдә 90 яшь тулды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин.
Бүген район хакимиятендә узган атналык оператив киңәшмәдә бүләкләр тапшырылды.
14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне - календарьдагы «яшь» бәйрәм әле. Ул 2012 елдан бирле билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм китап сөючеләрне генә түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә.