“Уңыш” җәмгыяте базасында узган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.
Аязучан болытлы һава.
Сезне авыл хуҗалыгы формированиеләре, Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе һәм район эшкуарлары катнашында ярминкәгә чакырабыз, ул 2019 елның 19 октябрендә 08:00 сәгатьтә автовокзал каршындагы мәйданда узачак.
Казанда ел саен үткәрелә торган “ТРның балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда безнең райондашыбыз – бәйгенең зона турында җиңүче, Ютазы районы буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Айдар Нурисламов катнашты. Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренә Камал театрында кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар һәм спектакль күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Бүген үзенең 92 яшен Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Ютазы авылында гомер кичерүче Ягъфәр ага Сираев билгеләп уза.
Бүген Пушкин урамының Октябрьский шәһәренә чыгып китә торган юл буенда күптән көтелгән өмә узды. Әлеге эштә башкарма комитет һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан федераль программаларның цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчте, ул республика халкына 20 каналны югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирәчәк.
Аязучан болытлы һава.
Ютазы районында Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова җитәкчелегендәге республика баланс комиссиясе булып китте.
Аязучан болытлы һава.