ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Ютазылылар, табышлар турында декларацияне тапшырыгыз һәм тыныч йоклагыз
Соңгы көннәрдә торган каты салкын һава шартларында районның терлекчелек тармагы штаттагы режимда эшләде.
Узган атнада авыл халкы, оешма һәм учреждение эшчеләре белән җыеннар дәвам итте. Шундый җыеннарның берсе район мәдәният йортында мәдәният йорты директорлары һәм китапханә эшчеләре белән узды.
Район икътисадында әһәмиятле рольне аграр сектор уйный. Аның уңышлы үсеше һава торышына һәм климатик шартларга гына бәйле түгел. Авыл хуҗалыгында уңыш – бу беренче чиратта әлеге шартларны үз максатларыңда грамоталы файдалана белү, үз җиреңнең кайгыртучан хуҗасы булу. Бүген бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов сөйли.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
Узган атна ахырында торак-коммуналь өлкәгә кергән «Уруссу-Водоканал» һәм «Теплосервис» предприятиеләре вәкилләре 2013 елдагы эш нәтиҗәләрен тикшерде һәм агымдагы елга бурычларны җиткерде.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Педагогик ВУЗ студентлары белән очрашу узды
Ерак авылларда мәдәният учреждениеләре төзү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан өч ел элек кабул ителде. Бу вакыттан яңа клублар һәм мәдәният йортлары челтәрен төзү буенча республика программасы старт алды. Безнең районда проектны тормышка ашыру барышында шундый ике объект тергезелде.
Төзелеш тармагы базары лидерларының берсе составына кергән Әбсәләмдәге төзелеш материалларын җитештерү буенча заводның куәте бер ел эчендә генә шактый арткан.
Ленинград шәһәренең камалыштан чыгуының җитмеш еллыгын билгеләп үтү көнендә район ветераннар советы активы катнашында ачык дәресләр узды. Әлеге очрашулар һәм бергәләп үткәрелгән чаралар яхшы традициягә әверелде.

Экологик культура елы тәмамланды. Әбсәләм мәктәбендә бу юнәлештәге эш махсус эшләнгән план буенча алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International