ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

 Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.

2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан «минималь хезмәт хакы турында 2023 елның 27 ноябрендәге «Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы  548-ФЗ санлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 августта Ютазы районының «Дубравушка» лагере базасында машина белән сыер саву операторлары арасында 51 нче республика конкурсы башланды.

Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйбыз!

Автобус турын оештыручылар яшьләр арасында актив гражданлык позициясен уятуга һәм аларга 2024 елның 8 сентябрендә булачак сайлаулар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән чаралар уздырды.

Шул исемдәге бәйрәм чарасы күптән түгел Салкын-Чишмәдә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International