1)Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында кадрлар мәсьәләләре буенча карарлар хәзерли һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

2) “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге”, “Мәдәният бүлеге”, “Мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениеләре начальникларын эшкә кабул итү, эштән азат итү, башка эшкә күчерү, отпуск һәм премия бирү турында күрсәтмәләр әзерли һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

3) Ютазы муниципаль районы Советының, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм”, “Мәдәният бүлеге”, “Мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе начальникларының шәхси эшләрен (личные дела) һәм хезмәт кенәгәләрен формалаштыра һәм алып бара;

4) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге” муниципаль казна учреждениесе начальникларының тиешле елларны эшләгән өчен ай саен өстәмә акча алулары өчен һәм пенсияләр билгеләүгә документлар хәзерли, хезмәт стажын исәпләүне башкара;

5) Татарстан Республикасының һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең дәүләт гражданлык хезмәте кадрлар составы Бердәм мәгълүмати системасына вакытында һәм дөрес мәгълүматлар кертүне тормышка ашыра;

6) Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең кадрлар составы Бердәм мәгълүмати системасында муниципаль хезмәткәрләр Реестрын алып бара;

7) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты эшчеләренең эш вакытын исәпләү табелен алып бара;

8) кадрлар резервы буенча документлар хәзерли;

9) Татарстан Республикасының һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең дәүләт гражданлык хезмәте кадрлар составы Бердәм мәгълүмати системасында кадрлар составы һәм алмашынучанлыгы турында отчет әзерли;

10) Ютазы муниципаль районы Советында һәм Башкарма комитетында гражданнарның хәрби учеты һәм аларны броньлау турында еллык отчет хәзерли;

11) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, эшчеләренең отпусклары графигын төзи;

12) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты штат расписаниесендәге үзгәрешләргә контрольне тормышка ашыра;

13) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренә, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре бүлеге”, “Мәгариф бүлеге таныклыкларына учет алып бара һәм аларны тапшыра;

14) “Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге”, “Мәгариф бүлеге” начальникларының вазифаи инструкцияләрен әзерли;

15) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге”, “Мәдәният бүлеге” муниципаль казна учреждениеләре начальниклары турында хезмәт, персональ мәгълүмат конфеденциальлеген саклый;

16) Хезмәт документларының сакланганлыгын тәэмин итә һәм аларны файдалану кагыйдәләрен үти;

17) Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында бәйрәм көннәренә дежурлык графиклары төзи;

18) кадрлар делопроизводствосы буенча архивка документлар әзерли һәм тапшыра;

19) Ютазы муниципаль районы Советы хезмәткәрләренең эш тәртибен эшли һәм раслауга тәкъдим итә;

20) Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында эчке тәртип кагыйдәләрен, хезмәт дисциплинасы кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тота;

21) Ютазы муниципаль районы барлык муниципаль хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курсларын оештыруда катнаша;

22) муниципаль хезмәткәрләрнең аттестациясен уздыруны оештыра;

23) конкурс комиссиясе эшен оештыра;

24) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренең, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге”, “Мәгариф бүлеге” начальникларының чикләүләрне һәм тыюларны исәпкә алуларын, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауда һәм җайга салуда таләпләрне үтәүләрен, аларның “Коррупциягә каршылык күрсәтү”Федераль законын, башка федераль законнарны, шулай ук Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларында билгеләнгән бурычларын үтәүләрен тәэмин итә;

25) Ютазы муниципаль районы Советында һәм Башкарма комитетында муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликты килеп тууга сәбәпче булып торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау буенча чаралар күрә;

26) Ютазы муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәттә үзләрен тоту буенча таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген тәэмин итә;

27) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренә, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм”, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальникларына 2002 елның 12 августыннан булган Россия Федерациясе Президентының 885 санлы Указы белән расланган хезмәттә үзеңне тотыш таләпләрен куллану, шулай ук яллаучы (эш бирүче) вәкилен, Россия Федерациясе прокуратурасы органнарын, башка дәүләт органнарын коррупцион хокук бозулар, табышлар, милек һәм мөлкәти характердагы бурычлар турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирү кебек сораулар буенча консультатив ярдәм күрсәтә;

28) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальникларына яллаучы, эш белән тәэмин итүче вәкилен (эш бирүчене), Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына, башка дәүләт органнарына нинди дә булса затларның үзләрен коррупцион хокук бозуларга җәлеп итү буенча мөрәҗәгать итүләре турында белгертү бурычын тормышка ашыруны тәэмин итә;

29) Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальникларын хокукый агарту эшен оештыра;

30) хезмәт тикшерүләре уздыра;

31) Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында муниципаль хезмәт, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальниклары вазифаларында эшләү өчен дәгъва белдергән гражданнар, шулай ук Ютазы муниципаль районы Советының, Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальниклары тарафынан алып киленгән табышлар, милек һәм мөлкәти характердагы мәгълүматларның Россия Федерациясе норматив хокукый актларына ярашлы дөреслеген һәм тулылыгын тикшерүне тормышка ашыра, Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләрнең, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальникларының хезмәттә үзләрен тотыш таләпләре үтәлешен тикшерә;

32) үз компетенциясе чикләрендә коррупция белән көрәш турында норматив-хокукый актлар проектлары әзерли;

33) билгеләнгән эшчәнлеге өлкәсендә хокук саклау органнары белән берлектә элемтәдә эш итә;

34) Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында муниципаль хезмәт, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге”, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальниклары вазифаларында эшләүгә дәгъва иткән табышлары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы бурычларына, хезмәттә үзләрен тотышлары таләпләрен үтәүләре турында мәгълүматны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу һәм алар өчен билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм бурычларны үтәүләре турында мәгълүматка анализ уздыра, шулай ук Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәр, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальниклары вазифаларын башкарган гражданнарның муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң хезмәт килешүен һәм (яки) федераль закон белән каралган очракларда гражданлык-хокукый килешүен үтәүләренә анализ уздыра.

35) Ютазы муниципаль районы Советында, Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәр, “Мәгариф бүлеге”, “Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, “Мәдәният бүлеге” МКУ начальниклары вазифаларын башкарган гражданнарның муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң хезмәт килешүен һәм (яки) гражданлык-хокукый килешүләрне федераль закон белән каралган очракларда үтәүләрен тикшерүне гамәлгә ашыра.

Тюрина Светлана Александр кызы
Тюрина Светлана Александр кызы


Телефон: (85593) 2-42-05, 2-80-13 (Факс)
E-mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International