2.Бүлекнең төп бурычлары
2.1.Бүлекнең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
- һәрдаим, озак сакланыла торган документларның сакланышын тәэмин итү һәм исәпләү, шул исәптән бүлеккә кабул ителгән документларны саклау һәм исәпләү;
- ТР Кабинетлар Министрлыгы каршындагы ДАУ билгеләнгән тәртиптә исәпләү мәгълүматларын тапшыру;
- бүлектә сакланган документларның сакланышын тәэмин итүче тәкъдимнәрне әзерләү, тормышка ашыру.
3.Бүлекнең төп функцияләре
3.1. Бүлек түбәндәге функцияләрне башкара:
- сакланышны тәэмин итә:
- ТР Архив фондына кергән, муниципаль берәмлек милке булган, шул исәптән район Башкарма комитеты оешу вакытыннан барлыкка килгән, муниципаль учреждениеләргә кергән оешмалар эшчәнлеге, ТР һәм муниципаль берәмлекнең уртак карамагында булган архив фонды һәм архив документлары;
- ТР Архив фонды дәүләт милкенә кергән, җирле үзидарә органы эшчәнлеге процессында оешкан архив фонды һәм архив документлары;
- муниципаль берәмлекнең милкенә законлы рәвештә юридик һәм физик затлардан бирелгән, шул исәптән шәхси чыгышлы ТР Архив фондының дәүләтнеке булмаган өлешенә кермәгән архив фонды һәм архив документлары;
- Ютазы муниципаль районы территориясендә эшләп килгән бетерелгән оешмаларның документлары;
- бүлек фондын тулыландыручы басма, аудиовизуаль һәм башка материаллар;
- аның практик эшчәнлеген тормышка ашыру өчен мөһим булган исәпләү материаллары, архив белешмәләре һәм башка материаллар;
- районның Башкарма комитеты килешүе буенча буш мәйданнар һәм тиешле шартлар булганда муниципаль һәм дәүләт оешмаларыннан, гражданнардан килешү шарты белән депозитар саклауга документлар кабул итә ала;
- ТР Архив фондының дәүләтнеке булмаган өлешеннән документлар кабул итә;
- муниципаль берәмлек өчен тарихи, фәнни, иҗтимагый, икътисади, мәдәни, сәяси әһәмияткә ия булган документларны туплый, оешмалар исемлеген төзи, аларның төгәллеген тикшерү буенча системалы эш алып бара;
- бүлектә өзлексез саклана торган документларны сайлап ала һәм кабул итә;
- бүлектә сакланган документларның кыйммәтлелегенә билгеләнгән тәртиптә экспертизалар үткәрә;
- җирле үзидарә органнары, муниципаль берәмлекләрнең эш башкару документларын оештыру, ведомство архивлары эшчәнлегенең оештыру – методик эше белән җитәкчелек итә;
- башка оешмаларның документларын саклау, комлектлау, архивларны куллануга ярдәм итә, шул исәптән:
- эш башкару, ведомствога караган саклау торышын тикшерү, шул исәптән шәхси составны;
- муниципаль берәмлек составына кергән оешмалар документларының билгеләнгән тәртиптә исәбен алып бару;
- ТР Министрлар Кабинеты ДАУ оешмалардан өзлексез саклануда булган документларның исемлеген карау һәм тапшыру;
- ТР Министрлар Кабинеты ДАУ белән билгеләнгән документлары бүлеккә кабул ителергә тиешле булган оешмаларның шәхси составы буенча исемлекне карый һәм яраштыра;
- ведомствога караган архивларның эш практикасын өйрәнә, гомумиләштерә, аларның уңай тәҗрибәсен тарата;
- докуменлар белән эшләү сораулары буенча консультацияләр үткәрә, семинарлар, киңәшмәләр үткәрүдә оештыру – методик ярдәм күрсәтә;
- ведомствога караган архивларның эшен яхшырту буенча чараларны эшкәртә һәм тормышка ашыра, архив -хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү өстендә эш алып бара;
- район Башкарма комитеты мәгълүмати тәэмин ителешен башкара, архив документларын куллануны оештыра, архив мәгълүматларын гражданнарның куллану хокукларын канәгатьләндерә, шул исәптән:
- Башкарма комитет, муниципаль берәмлекнең башка оешмаларын бүлектә сакланган документларның составы, эчтәлеге белән таныштыра;
- сорау буенча документларның күчермәсен әзерләү, документлар күргәзмәсе, массакүләм мәгълүмат чараларына материалар әзерләү, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрү, нәшеп эшен оештыру;
- гражданнарга архив белешмәләре, расланган күчерелмәләр, документлардан өземтәләр бирү, гражданнарны кабул итү, алардан тәкъдимнәр, шикаятьләр кабул итү;
- бүлек документларының фәнни –белешмә аппаратын, автоматлаштырылган мәгълүмати – эзләү системасын, документларның составы һәм эчтәлеге турында архив белешмәләрен камилләштерү;
- расланган административ регламент белән җитәкчелек итеп дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтү. Мәгълүматны “Интернет” челтәрендә урнаштыру:
- Ютазы районы Башкарма комитетының рәсми сайтында (http:// yutaza.tatar.ru);
- ТР дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтү порталында (http://uslugi.tatar.ru/);
- дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтүнең Бердәм порталында (http://www.gosuslugi.ru/);
- архив эше буенча район Башкарма комитетының аерым дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыра.
