Яңа елны яңа паркта каршылыйбыз

2018 елның 8 декабре, шимбә

Хәзерге вакытта Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайоны паркында бәйрәм итүгә әзерлек эшләре тулы көчкә бара.

 

Булачак паркта төзелеш эшләре җир эшләре белән башланып китте, брусчаткадан тротуарлар барлыкка килде. Соңгы вакытта «Великан» таганы, эскәмияләр, урналар урнаштырылган, урам яктыртылышы барлыкка килгән.

Үзәк балалар паркы заманча таләпләргә җавап бирә торган Гаилә паркына үзгәртелгәннән соң, массакүләм Яңа ел алды чаралары үткәрергә мөмкин булган урыннар калмады. Урыссулылар ике ел рәттән район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып карады. Әмма ул да әйлән-бәйлән уйнау өчен кечерәк булып чыкты – халык бит соңгы елларда бәйрәмнәрдә актив катнаша, һәм бу безне бик шатландыра. Киң җәмәгатьчелек өчен бәйрәм итү зонасының булмавы, район җитәкчелеген күптәннән борчый иде инде.

Ниһаять, Солнечный микрорайонында яңа ял паркы төзү турындагы карар кабул ителү белән, проблема үзеннән-үзе хәл ителде. Күп мәйдан алып торачак ял зонасы берничә этапта төзеләчәк. Әмма Яңа ел чараларын үткәрү өчен ул әзер инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International