Фермер Рамил Гәрәев биләмәләрендә төп эш фронты – арпа һәм арыш басулары

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Димтамак авыл җирлегендә яшәп, шунда үз хуҗалыгын оештырып, соңгы елларда матур үсеш юлыннан атлаучы фермер Рамил Гәрәевның биләмәләреннән узганда, безне тигез булып өлегереп килүче колач җитмәслек бодай кырлары озатып калды – алар мул уңыш вәгъдә итә. Уракка зур оешканлык белән кереп киткән фермерның иген кырларында комбайннар тулы көченә эшли. Арпа белән арышны теземнәргә салып барган чапкыч артыннан ук ике комбайн игеннәрне суктырып бара.

 - Игеннәр быел бик матур. Әлегә һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш җыябыз. Иң мөһиме, көннәр матур торганда икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алу. Шуңа күрә уракны тагын да тизләтү һәм чыгымнарны киметү максатында аеры урып җыю ысулы белән эшлибез, - дип сөйли Рамил. - Быел без матди-техника базабызны тагын да ныгыта алдык. Моңа кадәр икмәкне сакларга урын җитмәсә, быел мин аны үз амбарларыма кайтарып аударам. Вак-төяк ремонт эшләре уздырганнан соң биналарны электр утына тоташтыруда район башлыгы Рөстәм Нуриевның ярдәмен тойдым, - дип әңгәмәбезне дәвам итте фермер.

 Хуҗалыкта берьюлы салам төргәкләнә, туфрак эшкәртү бара, якын көннәрдә чәчүгә керешәчәкләр. Рамил Гәрәев алып килгән тәмле төшке аш белән тукланып алган механизаорлар командасы өр-яңа көч белән эшен дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International