Марат Җәббаров сөт эшкәртүче предприятиеләр белән тармакның үсеш перспективалары турында фикер алышты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышты.

Чарада Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Казан, Зеленодольск, Биектау, Алексеевск сөт эшкәртү комбинатлары, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Алабуга сөте» ААҖ, «Агросила Молоко» ҖЧҖ җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда тәүлекккә 3,5 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә. Шулай ук республикада сөт юнәлешендәге 30 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, алар халыктан сөт җыю, сөт продукциясен эшкәртү һәм җитештерү белән шөгыльләнәләр. Кооперативларның тәүлеклек эшкәртү күләме 260 тоннадан 300 тоннага кадәр җитә.

Татарстанда җитештерелә торган сөт күләме бөтен Россия буенча җитештерелә торган сөтнең 6 %ын тәшкил итә. Әйтергә кирәк, сөт терлекчелеге - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм Министрлык тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм аны сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча лидер.

Марат Җәббаров тармакны алга таба үстерү стратегиясен булдыру зарурлыгы турында сөйләде һәм киңәшмәдә катнашучыларга технологик модернизацияләү, сөтне тирәнтен эшкәртү буенча тәкъдимнәр әзерләргә, күп сорала торган продукцияне һәм, продукцияне экспортлауны да кертеп, яңа базарларга чыгу перспективаларын анализларга кушты.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы үз ягыннан бүгенге көндә продукцияне экспортлау мәсьәләләрендә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер", - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Исегезгә төшерәбез, экспорт мәсьәләләре буенча 8(843)221-75-93 телефоны буенча консультация алырга яки кызыксындырган сорауларны электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: koklin.racin@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International