ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Беренчеләрдән булып төзелеш предприятиеләре – Капиталь төзелеш идарәсе, Әбсәләм комбинаты, “Төзекләндерү” МУП ярдәм кулы сузды. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, район депутатлары, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре үз өлешләрен кертте. Шул ук вакытта әлеге изге хәйриягә кушылырга ашыкмаучы хезмәт коллективлары да бар.
 

Бу атнада хакимиятнең утырышлар залында Бюджет, салымнар, инвестицияләр, эшкуарлык һәм Законлылык, регламент һәм җирлек советлары белән хезмәттәшлек буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышы узды.
 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итү тәртибендә түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Әбсәләм авылыннан яшь җырчы Әдилә Минязова “Голос России” Бөтенроссия ачык дистанцион вокал бәйгесендә катнашкан һәм “Халыкча җырлау” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнгән.
 


11
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 31 июлендәге «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 269-ФЗ санлы Федераль закон үз көченә керде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул күрсәткеченнән 5% ка (2,4 мең тоннага) күбрәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 11 августка Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.

Урыссу бистәсенең Пушкин урамындагы 105 санлы йорт алды территориясендә Татарстан нефтьчеләре көче белән 21 төп чыршы утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International