Коммуналь уңайлыклар күрсәтелә торган объектлар Урыссу бистәсендә генә урнашып калмаган, алар Димтамак, Алабакүл һәм Әбсәләм авылларында да бар – барлыгы 81 күп фатирлы йорт.
«ІВолга 2020» яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге ютазылылар катнаша ала. Гаризалар 28 июльгә кадәр кабул ителә.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 2020 елның 21 июленнән 30 июленә кадәр «Җәяүлеләр кичүе» профилактик чарасы узачак.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:
Бу көннәрдә ТР буенча “Россельхозцентр” ДБУ хезмәткәрләре хуҗалыклардагы ашлык амбарларын корткычларга каршы эшкәртү белән мәшгуль булды.
Татарстан Республикасын Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия бәйгесендә хуплагыз!
Әбсәләм авыл мәдәният йорты һәм Иске Урыссу авыл китапханәсе– Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы авыл мәдәният оешмалары дип танылды.
Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.
2020 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән көчле яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
21 июльнең 18 сәгатеннән 22 июльнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.