Юлларны карап тоту, җәйге чорда балаларның юл-транспорт имгәнүен булдырмау – бу һәм башка мәсьәләләр буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе үз сафларында 25 кешене берләштерә
Әлеге сайтларда балалар өчен 5 һәм 10 мең сумлык түләүләр рәсмиләштерергә тәкъдим ителә❗
Безнең районга «Югория» дигән матур исемле иминият компаниясе килде һәм Горький урамындагы 1А адресы буенча яңа офис ачылды. Безнең хәбәрчебез сорауларына «Югория» иминият компаниясе Урыссу бистәсе филиалы директоры Елена Квашнина җавап бирә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.