Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
2020 елның 8 июненнән 28 июненә кадәр Ютазы муниципаль районында, бөтен республикадагы кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан оештырылган «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе узачак. Күчмә рейдлар барышында Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан тракторларны һәм аларга тагылмаларны, юл-төзелеш техникасын, аларны эксплуатацияләү вакытында авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналарны тикшерәчәкләр.
Бүген – Россиядә Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина һәм Ютазы районы Чик буе гаскәрләренең иҗтимагый советы рәисе Александр Ежов чик сакчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
"Якын дустым белән селфи" фотокобәйгесендә катнашучылар өчен ачык тавыш бирү башланды. Ачыктан - ачык үзләренең тугры дуслары-йорт хайваннары белән төшкән фотоларыгызны көтеп калабыз.
Татарстан хакимияте, гражданнар сәламәтлеге һәм моны документаль рәвештә раслый алсалар, республика территориясенә кергән кешеләрне мәҗбүри ике атналык изоляциядән азат иттеләр. Татарстан хөкүмәте 2020 елның 19 мартында 208 нче карарына үзгәрешләр кертте.
Урыссу- Әбсәләм-Октябрьский автоюлы чатында зур һәм матур чәчәк түтәле бер генә ел барлыкка килми. Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр әлеге түтәлгә чәчәкләрне башка торак пунктлардагы теплицаларда үстерелгәнне китереп утырталар иде.