ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар өчен түләүгә гариза тутырганда гражданнар нинди төп хата  (банк реквизитларындагы хатадан тыш) җибәрәләр: акт язу датасын дөрескуймыйлар. Бу бигрәк тә бала туу турында таныклыкның кабат бирелү очрагында күзәтелә. Таныклык дубликатын бирү датасы үзгәрә, ә акт язмасының датасы үзгәрешсез кала, шуны истә тотыгыз. Гаризаларны тутырганда игътибарлы булыгыз. Тулырак мәгълүмат Ютазы районы РПФ сайтында һәм  https://vk.com/club158116469 ВКонтакте социаль челтәрендә.

2020 елның июнь аена Урыссу шәһәрендә намаз вакытлары белән танышыгыз. Әлеге вакытлар мөселманнар өчен WML (Бөтендөнья мөселман Лигасы) ысулы буенча максималь төгәллек белән төзелгән (53.400, 54.600). Әлеге вакыт җирле мәчетләрдән бераз аерылып торырга мөмкин. Әгәр сездә таң һәм закат вакытын күзәтү мөмкинлеге булса, үз күзәтүләрегезне файдалануны киңәш итәбез.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/religiya/vremya-namaza-na-iyunb-2020-goda-v-urussu

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, быел төп гомуми һәм урта гомуми белем турындагы аттестатларны имтихан билгеләрен исәпкә алмыйча бирү турында карар кабул ителде.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, максималь һава температурасы көндез +20..+23˚, төнлә +13˚

Бүген Ютазы районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Ринат Абдуллин һәм Айназ Ярмиев килде.

Агымдагы елда Ютазы районында берьюлы өч - Урыссу, Димтамак һәм Акбаш авыл җирлекләре Татарстан Республикасында иң төзек муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңү яулады һәм һәрберсе 1 миллион 500 мең грант отты.
 

ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.

Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International