ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 20 маеннан алып 2020 елның 3 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 маенда көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 3-8 м, көндез 6-11 м, урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез максималь һава температурасы +20..+24˚.

Төзелеш материалларын үзеңә сүтү һәм үзең алып китү шарты белән алырга теләүчеләргә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Телефон: 2-67-71.

Авылларда сары йомшак кош бәбкәләре чыга башлады.
 

Узган атнада балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгатьләре сагында торучы район комиссиясе биш торак пунктта җиде социаль имин булмаган гаиләнең яшәү шартларын өйрәнде.

Урыссу урамнарында үсеп утыра торган җимеш агачларга ниндидер корткычларның зур зыян салуын, мөгаен, яшәүчеләр искәрми калмагандыр.
 

Шул исәптән ачык һавада спорт әзерлеге узу да. Шулай ук, спорт мәйданчыкларында, "Энергия" стадионында һәм башка ачык корылмаларда дәресләр үткәрергә мөмкин булачак. Шөгыльләнүчеләр арасында дистанция биш метрдан да ким булырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә Татарстан тәүлегенә сөт җитештерү буенча 4000 тонна билгене кабат узып китте. Көнгә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International