ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2024 ел
җомга

2024 елның 21 августында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Урыссу үзәк тыкрыгында 16:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр «Тоннель» рейды үткәрелде. 

26-29 августта «Минем бизнес» үзәге социаль контрактны алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак.

22 августта Урыссу бистәсендә "Игелек. Үзәк" ачылды.

Кәрәкәшле авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия флагы көненә багышланган «Ул һәрвакыт биеклектә» дигән әдәби-тарихи панорама үткәрде.

24 августта Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран бистәсендәге «Алмакай» ат ишегалды территориясендә «Татар аты» фестивале узачак.

22 августта, Дәүләт флагы көнендә, 4 нче санлы балалар бакчасында «ГТО белән җәй» акциясе кысаларында өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында күңелле эстафеталар узды.

 Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.

2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан «минималь хезмәт хакы турында 2023 елның 27 ноябрендәге «Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы  548-ФЗ санлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International