Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы - давыл турында кисәтү
126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалидлыгы булган беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде.
Иң кискен мәсьәлә булып дистанцион алдау кебек җинаятьчелек кала бирә, аның челтәренә безнең район халкы эләгүен дәвам итә, шулай ук зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре кискен тора.
26 июньдә бөтен дөньяда наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.
Район мәдәният йорты мәйданында рядовой Валерий Комиссаров белән хушлашу булды.
25 июньдә, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне алдыннан, Ташкичү авыл китапханәсендә «Без — сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән тематик сәгать узды.
«Кояшкай» мәктәп яны лагере һәм хезмәт лагере чарада актив катнашты.
РӘСМИ БУЛМАГАН ЭШ НӘТИҖӘЛӘРЕ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан «минималь хезмәт хакы турында 2023 елның 27 ноябрендәге «Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы 548-ФЗ санлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.
Республикада гражданнар өчен «Халык контроле» ТР Дәүләт Мәгълүмат Системасына (алга таба – «Халык контроле»ГИС) тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән рәсми булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылды.