Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Баулы филиалы бүлеге 2021 елның 14 апреленнән 23 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. (885569)5-51-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати иминлек» федераль проекты чаралары планын үтәү максатыннан оешмалар арасында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру оештыра.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: аз болытлы. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+7°. Көндез максималь һава температурасы +19..+22°.
5-8 яшьлекләр эстрада вокал-солосы номинациясендә Хәсәнова Элина - 2 дәрәҗә лауреат дипломына, Нигъмәтуллина Алинә - 3 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук ансамбль җитәкчесе, Нигъмәтуллина Гүзәл Марсель кызы "Профессиональ-соло" эстрада вокалы номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
«Соры» хезмәт хакын түләү бары тик эш бирүче теләге буенча гына башкарыла, бу эшчене куркыныч астына куя: түләү күләме, тәртибе һәм сроклары бернинди документлар белән дә ныгытылмаган, шуңа күрә мондый түләүләр теләсә кайсы вакытта туктатылырга мөмкин.
Тәкъдим ителә торган максатчан беле алу федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре исәбеннән гамәлгә ашырыла, укырга алу конкурс нигезендә тормышка ашырыла.
Рязань өлкәсенең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия профсоюзлары берләшмәсе тарафыннан, профильле федераль башкарма хакимият органнары экспертлары, норматив хокукый актларны эшләүчеләр һәм һөнәри берләшмә вәкилләре белән берлектә, хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләргә (агымдагы елның гыйнвар аенда үз көченә керде) күзәтү, аларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр җыю һәм гомумиләштерү максатыннан бушлай вебинарлар сериясе оештырыла.
Начар метеорологик күренешләр: 2021 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 13 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар, агымдагы атнага бурычлар турында сөйләделәр. Утырышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, вакцинация, диспансерлаштыру, медицина тикшерүләре барышы, планлаштырылган юл эшләре һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.