ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Республиканың үз талантлары:Яшьләр/проектлар/тарих» проекты кысаларында агросәнәгать тармагында үз юлларын тапкан кешеләр турында сөйләвен дәвам итә.

Иҗади эшчәнлекнең һәр өлкәсендә исемнәре үзләренә бик төгәл туры килә торган осталар бар. Югары Ослан районы Матюшино мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм башка барлык укучылар өчен яраткан укытучы, остаз гына түгел, ә турылыклы ярдәмче дә ул.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның беренче яртыеллыгында Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәү буенча 91 административ материал төзелде.

Агымдагы елда миллион ярым сум күләмендә республика конкурсы буенча грант откан Акбаш авыл җирлегенең Акбаш авылында балалар уены элементлары булган Гаилә паркы төзелә.

Шторм кисәтүе

2020 елның 16 июле кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән, күбесенчә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында, яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, урыны белән боз яварга мөмкин.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:

Быел да Әбсәләм авылы халкы үзара салым хисабына юлларны норматив хәлгә китерүне дәвам итә.
 

Ютазы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Кашаповка бүген 100 яшь тулды.
 

Соңгы көннәрдә урнашкан аномаль эссе һава торышы терлекчелек тармагы продукциясе күләмендә дә чагылмый калмады. Фермаларда сөт җитештерү үзенең тотрыксызлыгын югалта бара.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International