ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елның 5 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 10 июлендә - 00 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Алар - сугыш чоры балалары. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда Фәрит агага алты яшь булса, Гасима апа бер яшьлек сабый гына була. Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә.
 

«Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылган район ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды.

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында барлыгы 18 белем бирү учреждениесе: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте төзекләндереләчәк. Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн.сумы федераль һәм 330,65 млн. сумы республика бюджетларыннан. Төзүчеләр яңартылган объектларны уку елы башына тапшырырга планлаштыралар.

1 июльдә Ютазы районы халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашты. Ул узды дип саналды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин сүзләренә караганда, сайлау участокларына тавыш бирергә хокукы булган гражданнарның 95 проценты килгән. Аларның 93 проценты " әйе " дип тавыш биргән.

Бүген, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Россия медален тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International