ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.

2020 елның 8 июненнән 28 июненә кадәр Ютазы муниципаль районында, бөтен республикадагы кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан оештырылган «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе узачак. Күчмә рейдлар барышында Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан тракторларны һәм аларга тагылмаларны, юл-төзелеш техникасын, аларны эксплуатацияләү вакытында авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналарны тикшерәчәкләр.

Менә уку елы да тәмамланды. Мәктәп дәресләре артта калды, ә алда - җәй!

«Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле ("Калейдоскоп" төркеме) (җит. М.М. Абдурахманова) хореографик коллективлар өчен «Вдохновение» Х халыкара онлайн-бәйгенең «Халык биюе» номинациясендә «Күңелле кантри» биюе белән 3 нче дәрәҗә дипломанты булды (яшь категориясе 8 яшьтән кечкенәрәк).

Район мәдәният йорты хормейстеры Зәйдуллина Чулпан Фәиз кызын "Җыр да сугышты" номинациясендә «А закаты алые» җыры белән 1 нче урынны яулады.

Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил алмашучан тизлектә, секундына 3-8 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +6..+10, максималь һава температурасы көндез +21..+25˚.

Бүген – Россиядә Чик сакчысы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина һәм Ютазы районы Чик буе гаскәрләренең иҗтимагый советы рәисе Александр Ежов чик сакчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

"Якын дустым белән селфи" фотокобәйгесендә  катнашучылар өчен ачык тавыш бирү  башланды. Ачыктан - ачык үзләренең тугры дуслары-йорт хайваннары белән төшкән фотоларыгызны көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International