ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 21-23 апрелендә Татарстан Республикасы территориясенә көньяк циклон чыгу сәбәпле, һава шартлары сизелерлек начараячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 апрелендә иртән, көндез һәм кич урыны белән көчле җил көтелә: көнчыгыштан секундына 15-20 метрга кадәр, аерым районнарда секундына 24 метрга кадәр (Казанда 16-21 метрга кадәр), көчле яңгыр (Казанда да), яшен.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.

«Экология» илкүләм проекты буенча 2020 елда республика урман янгыннарын сүндерү өчен яңа техникалар сатып алачак.

Рамазан һәм Май аенларда намаз вакытлары

Билгеле булганча, Татарстанда үзизоляцияләү чорында смс-пропусклар системасы даими рәвештә яңартыла.

Илдә игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, Ютазы районы артистлары тулы кыйммәтле иҗади тормыш белән яши.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки кисәтүгә китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International