Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары! Безнең районда яңа коронавирус инфекциясе таралудан халыкны саклау өчен, барлык чаралар күрелә һәм күреләчәк.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин кушуы буенча, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, түләү вакыты 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карарны 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озайту турында карар кабул ителде.
Коронавирус инфекциясе белән зарарлануны профилактикалау һәм кисәтү, кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләү кирәклеге турында "Республика матди ярдәм үзәге" ДКУ социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча сезнең дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алуыгыз турында хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 мартында көндез урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы 0 .. .+3 ̊. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+14 ̊.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр 2020 елның 29 мартына фаразланмый.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -3..+1 ˚, һаваның максималь температурасы көндез +9..+13 ˚.
2020 елның 27 мартыннан 5 апреленә кадәр Урыссу РҮХ график буенча эшли:
Өлкәннәр поликлиникасы (ашыгыч пациентларны кабул итү) көн саен 7-00 дән 17-00 гә кадәр. Балалар поликлиникасы - көн саен 7-00 дән 15-00кә кадәр. Планлы процедуралар һәм медицина тикшерүе вакытлыча туктатылды. Табиб амбулаторияләре һәм ФАПлар гадәти режимда эшли.
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы
0.. - 3º, максималь һава температурасы көндез +8..+11º.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы - үзеңне тикшер!» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла