Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 3 март көнне, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 6В сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Зарипова Рамилә Камил кызы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә килделәр.
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -3..-7 градус, көндез максималь һава температурасы 0..+3 градус. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, ачы бал һәм сыра продукциясе базарының легаль булмаган җитештерүенә һәм әйләнешенә каршы тору максатларында, эксперт бәяләүләре буенча, легаль булмаган сыра продукциясенең 90% ына кадәр өлеше аның агызып сатыла торган сегментына туры килүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Кега" транспорт савытында җиткерелә торган сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидра, пуаре, ачы бал, мондый продукция әйләнешен күзәтүне идентификацияләү чаралары белән маркалау буенча эксперимент үткәрү турында» 2020 елның 18 февралендәге 122 номерлы карары кабул ителде.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә ,14 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы -1..-5, көндез максималь һава температурасы - 0..+3. Юлларда бозлавык.
28 февральдә Азнакай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» телевизион фестивале сезоны ачылды.
Мәктәп укучылары һәм районның яшьләр парламенты әгъзалары квес уены оештырды.