ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Чарада Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Урыссу бистәсендә гомер итүче тыл хезмәтчәне Хәрия Шәмси кызы Хаҗиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина шәхсән тәбрик итте.

Ул Чаллы шәһәренең "Крылатый" сәламәтләндерү лагеренда урта яшь категориясендә шашка буенча уздырылган турнирда аерылып торды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,    2020 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге  яшь активистлар  үз инициативалары  белән  авылларны  үстерү өчен  шөгыльләнәчәк  проект офисын -  гражданнар  активлыгына ярдәм  итү  һәм аны  үстерүнең  тотрыклы  инфраструктурасын    төзергә  сәләтле  командаларны  ачыклау  буенча  конкурс  уздыра.   Конкурста  җиңүчеләргә  эшчәнлек  өчен  методик  һәм  оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм  административ ярдәм  күрсәтеләчәк,  аларга  өстәмә  белем алу һәм   квалификация  күтәрү  мөмкинлеге  биреләчәк.  

Аязучан болытлы һава. Бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -3.. -7 градус, көндез максималь һава температурасы -1..5 градус. Юлларда бозлавык.

13 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә уен элементлары белән «Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз» дип исемләнгән танып-белү программасы узды.

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләре чыгымнарын финанслашу буенча программа инде беренче ел гына уңышлы эшләп килми.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, урыны белән буран, көндез урыны белән кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -2..-6 градус. Көндез максималь һава температурасы 0..-4. Юлларда бозлавык.

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак. 

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International