Юллар, ишек алларын тәртипкә китерү, хуҗасыз этләр, җәяүлеләр чыгу юлларында яктылыкны арттыру кебек мөһим сораулар кичә “Электросоединитель” заводында район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында узган җыенда күтәрелгәннәрнең берничәсе генә.
Халыкара һәм Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасы көннәре системасына кергән Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан кичә Балалар Район Думасы депутатлары «Электросоединитель» заводы хезмәткәрләре белән әлеге көнгә багышланган акция үткәрделәр.
Бүген 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Әбсәләм «Светлячок» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2019 елның 18 ноябрендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү үткәрелде.
Чкалов урамындагы 28 һәм 30, Куйбышев урамындагы 8 санлы йортлар ишек аллары да киләсе елда президент программасы буенча төзекләндереләчәк.
Сентябрь аенда ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән Урыссу бистәсенең Чкалов урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең очрашуы нәтиҗәсез узмады – “Маяк” торак милекчеләре ширкәте көче белән Чкалов урамындагы 37 санлы йорт подъездларына косметик ремонт ясалган.
Яшьләр һәм Славян урамында яшәүчеләр белән район җитәкчелегенең очрашуы кичә агымдагы елда төзелгән балалар мәйданчыгы территориясендә узды.
2019 елның 19 ноябрендә 17:00 сәгатьтә Урыссу гимназиясендә Солнечный микрорайонында яшәүчеләр белән очрашу оештырылачак.
2019 елның 20 ноябрендә, 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча, Ютазы муниципаль районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышыннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.
Ютазы районында эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп Евгений Клещевников билгеләнде.