ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Фасадны җылыту – урыссулылар өчен төп сорау.

11 сыйныф укучылары алдында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге начальнигы Лилия Миңнегани кызы Җәләтова һәм Әлмәт территориаль органының контроль - инспекция бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Гаппас кызы Габдрахманова чыгыш ясадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинның Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашуы күңелле миссиядән башланып китте.

Урыссуда яшәүче Әнвәр һәм Эльза Мусиннар моннан нәкъ илле ел элек 13 ноябрь көнне тормышларын бергә бәйләгәннәр.

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүчән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4 градус.

Көндез максималь һава температурасы +1..-1 градус.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

16 ноябрьдә   11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр    университеты Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме белән  Ачык  ишекләр  көне үткәрә.    


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Очрашу барышында районның башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше урынбасары Равил Шәрипов предприятие хезмәткәрләренә агымдагы елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм перспективалары, 2020 елга планлы эшләр белән таныштырды.

Бәйрәкә авылы халкы – авыл җирлеге, мәктәп коллективы һәм яшәүчеләрнең көче белән 75 төп миләш агачы үсентеләре утыртылды.

Район җитәкчелеге Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты һәм “Волма-Әбсәләм” җәмгыяте хезмәтчәннәре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International