ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бөтен дөнья буенча "Татарча диктант" дип аталган акция узачак.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Ютазы авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен зурлау хөрмәтеннән хезмәт алдынгылары слеты узды. Әлеге көн - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне тагы да дәрәҗәле итә.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына  булышуны  дәвам  итәләр,     илдә авыл  хуҗалыгы югары  технологияле, нәтиҗәле  һәм конкуренциягә  сәләтле булсын  өчен  әле  тагын  күп  нәрсә  эшләргә  кирәк,  дип белдерде  Россия  Федерациясе    премьер-министры  Дмитрий Медведев  “Алтын  көз” күргәмәсен  ачу  тантанасында.  


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Техник  культураларны  җыюның  барышы  һәм туфракны  көзге  эшкәртү  темплары  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

5 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  Лениногорск  районында милли спорт  төре  - татар  атларында  менге  көрәш - “Аударыш” буенча  I нче  Татарстан  чемпионаты  узды. 

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 

Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов Ютазы районы хакимияте бинасында гражданнар белән эшлекле очрашу үткәрде.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Бөтенроссия «кайнар линия»се кысаларында грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча сорауларга җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International