Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
7 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә паркында "Кояш балалары" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде.
Бу чара Азнакай районының «Җилкән» («Парус») лагеренда оештырылды. Фестиваль Чатыр-Тауны популярлаштыру, Татарстан Республикасының барлык районнары яшьләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды.
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, 14 метрга кадәр, төнлә минималь һава температурасы +7..+12º, көндез максималь температура +17º..+22º.
Ютазы районының рус җәмгыяте вәкилләре Алабугагада уздырылган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә булып кайтты. Алар шәһәр тарихы музеенда да булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
6 август көнне «Мәрхәмәтле йөрәк» проектында катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, төнлә - урыны белән. Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, 18 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +6 ..+11º. Көндез һаваның максималь температурасы +14..+19º.