Һәм уңышлы эшли. Гомумән, бу яшь егет терлекчелек тармагында үзе турында ничектер тиз һәм шактый яңгыравыклы игълан итте. Хәер, бу читтән караганда гына бәхетле кешеләргә уңыш җиңел килә кебек тоелырга мөмкин. Булачак һөнәрнең нигезен ул әле Казан авыл хуҗалыгы академиясендә үк алган. Ләкин бу теория. Ә эш вакытында әтисе Альберт Вафауллин хуҗалыгында икътисадчы булып эшләгән чорда практик күнекмәләргә ия булды. Әлбәттә, кече Вафауллинга, мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча карар дөрес кебек тоела, бу алдан күрүчәнлек булып чыга. Бу отышлы вариант була. Эшкә үз өстеңә җаваплылык ала белү, тәвәккәллеккә бара алу сәләте дә ярдәм итә. Яңа эш башлаучы фермер, 970 мең сумлык грант ярдәменнән тыш, ел саен авыл хуҗалыгы җиһазлары - сөтүткәргеч, терлек азыгы тараткыч сатып алуга кредит ала. Югары генетик потенциаллары булган таналар (100 баш) партиясен сатып ала. Бүген «Ансель Вафауллин» КФХда һәркайсында 250 башка исәпләнгән ике сыер абзары, саву залы, 100 башка исәпләнгән өч бозаулар абзары, бозаулату бүлеге, 300 башка исәпләнгән бер симертү цехы бар, ике силос траншеясы төзелгән. Машина-трактор паркы кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы белән комплектланган, ул, кагыйдә буларак, лизингка сатып алынган. Соңгы дүрт елда гына да хуҗалыкны техник җиһазлауга фермер тарафыннан 200 млн сум акча тотылган. - 2019 елда көтү белән идарә итүнең компьютер программасын җитештерүгә керттем, - ди Ансель Вафауллин. - Бу терлекләрнең исәбен дөрес алып барырга, хайваннарның яшен һәм авырлыгын, сыерның буазлык вакытын билгеләргә, савым күләмен һәм майлылыгын күзәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, сыер ун литрдан да ким сөт бирә башласа, бу - ветеринарга сигнал. Аның бурычы - сәбәпне ачыклау һәм проблеманы хәл итү. Гомумән, көтүнең продуктив әйләнеше - дүрт ел. Шуннан соң сыер браклана, ягъни савым көтүе яңартыла. Орлыклану технологиясе - ясалма. Америка селекциясе орлыгын кулланабыз. Нәтиҗәдә, яшь терлекләр катлаулануларсыз һәм сәламәтлекләрендә кимчелекләрсез туа.