ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Урыссуның 2 санлы мәктәбенең "Патриот" юнармия отряды әгъзалары сыйныф җитәкчеләре белән "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар. Алар юкә һәм миләш агачлары утырттылар.

Барлык теләүчеләрне "Җиңү диктанты"дигән тарихи диктантта катнашырга чакырабыз.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр).

2021 елның 29 апреленә

28 апрель 18 сәгатьтән 29 апрель 18 сәгатькә кадәр

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез явым-төшем, нигездә, яңгыр, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез көчәйгәндә 18 метрга кадәр..+3, максималь һава температурасы көндез +8..+12˚.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән алынган мәгълуматлар буенча:

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 29 апрелендә иртәнге сәгать 7 кичке 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 29 апрелендә көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының 2021 елда 30 еллыгын, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, Татарстан Республикасының һәм районның тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары хорларының «Ютазы бөдрә таллары» муниципаль бәйгесе узды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы чыгарылуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында яңа оештырыла торган һәм гамәлдә булган типовой уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. 

Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. 

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәткә, нинди дә булса дискриминациясез һәм федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган хезмәт өчен бүләкләүгә, шулай ук эшсезлектән яклау хокукына ия.

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре үзешчән иҗат коллективларының гала-концерты узды.

 

Бүген район башлыгы Аяз Шафигуллин гражданнарны шәхси кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International