22 апрель көнне Ютазы районы Башкарма комитетының утырышлар залында яшьләр инициативалары форумының муниципаль этабы узды.
Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге тарафыннан бизнеска ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
22 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе, Район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен «Мин бөек Туган тел алдында баш иям! " дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция үткәрделәр.
21 апрельдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин район яшьләре вәкилләре белән очрашты. Район Советының утырышлар залында узган чарада яшьләрне борчыган иң актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның туган көненә багышланган чара узды.
Бүген Урыссуның 2 санлы мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары, архивның барлыкка килү тарихы һәм эше белән танышу максатыннан, шулай ук Ютазы районы оешуга 30 ел тулуга багышланган күргәзмә белән таныштылар.
«Үзмәшгульлек: кулланылыш инструкциясе» (алга таба – укыту модуле) Федераль салым хезмәте катнашында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты составына керүче «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында МСП «Корпорациясе» АҖ, Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгуль гражданнар һәм аларның әлеге вазыйфада теләгән затлар өчен махсус укыту модуле эшләде (алга таба-укыту модуле).
Бүген район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәт хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
"Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә “Җирлектә яшәүчеләр саны 50 меңнән кимрәк кеше” төркемендә 5 нче урынны алды