Бәйрәкә авылында быел механикалаштырылган ысул белән 85 төп нарат утыртылды.
“АгроМир” җәмгыяте көче белән әлеге яшь үсентеләргә су сибү даими рәвештә оештырыла, дип белдерде Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина.
Бәйрәкә авыл җирлеге гражданнары түләгән үзара салым хисабына Яңа юл зиратының 220 квадрат метр ихатасы профнастилга алмаштырылган.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/byrk-avylynda-agachlar-sugaryla
Утырышны комиссия рәисе Лукин Николай Валерьевич – 9 нчы санлы Яссытугай сайлау округы депутаты үткәрде.
19 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар өчен искиткеч язучы Лия Гераскинаның «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» (“В стране невыученных уроков”) дигән трилогиясе буенча танып-белү сәгате үткәрелде.
Укытучылары белән Россия дан тота
Бәйрәкәтамак авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Саимә Хөснулла кызы Хәниповага 90 яшь тулды.
2020 елның 20 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 19 октябрендә төнлә һәм иртән
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән
көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән бераз яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә һәм иртән урыны
белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+8˚. Һаваның максималь
температурасы көндез +9..+13˚.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 06 сәгатеннән 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең
көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның
18 октябрендә иртән, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә
көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш
итә:
Җил көчәйгәндә:
1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез.
Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки
биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт
диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм
башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать
транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән,
электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт
куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору
һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән
яный.
6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай
ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч
тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар
янында мондый куркыныч арта.
7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм
лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8 Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк
торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне
бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан
бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.