ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Һәр атнаның сишәмбесендә Ютазы районы җитәкчелеге район гражданнарын кабул итә.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Алмашынучан болытлы һава.

Бүгенге эш көне күңелле вакыйгадан башланды – Ютазы районы мәктәпләре һәм үзәк китапханә киштәләре «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» исемле китап белән тулыланды.
 

Ютазы районы “Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының дүртенче, соңгы партиясен кабул итеп алды. Агымдагы атнада район волонтерлары коронавирус инфекциясе аркасында авыр тормыш вазгыятендә калган 258 гражданга Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештырган гуманитар ярдәмне таратты.

Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Район мәдәният йортында 2020 елның чыгарылыш укучыларына – медалистларга махсус үрнәктәге урта белем турында аттестатлар һәм укуда аерым уңышларга ирешкән өчен Россия Федерациясе медальләре тапшырылды.
 


26
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 27 июнендә иртән һәм кич, 28 июнендә – мондый һава торышы төнлә сакланып, урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәючән давыллы җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләре сагында торучы район комиссиясенең кичә узган утырышында алты административ беркетмә тикшерелде.
 

Бүген Урыссу-Октябрьский автоюлында өмә оештырылды. Район сәнәгать тармагы һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре юл буенда үсә торган чаганнарны чаба. Шул исәптән, өмәдә безнең редакция шоферы Сәлим Гәрәев тә катнаша.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International