Бәйрәкә авылында Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан агачлар утырттылар.Үсентеләрне утырту Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында узды.
Мөгаен, Урыссу-Иске Каразирек автоюлыннан узган игътибарлы кешеләр Какылы Күл авылына барганда ике яклатып кала торган кырларның чем кара һәм тигез итеп эшкәртелүен искәрми калмагандыр.
Ютазылылар белән туры эфирга Ютазы районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина чыкты. Белгеч, илдә бара торган катлаулы эпидемиологик вәзгыять кысалараныда, Россия Пенсия фонды буенча РФ Хөкүмәте кабул иткән яңалыклар белән тагын бер кат таныштырды.
Начар метеорологик күренешләр: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр), аерым районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килә (Казанда да).
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метр), аерым районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил була (Казанда да).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Ирекле ярдәмчеләр барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын кулланып йөри һәм пенсионерлар белән турыдан-туры элемтәгә керми.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында районның универсаль китапханәләре хезмәткәрләре «Поэзия дә сугышкан», «Танк мохите», «Укырга. Хәтерләргә. Хөрмәтләргә ", “Хәтер открыткасы”, “Сугыш турында китапны безгә кино җанландыра”, ”Ышанычлы фронт дустыбыз Василий Теркин”, “Җиңү открыткалары” кебек төрле төбәк челтәр акцияләрендә һәм проектларда катнашалар.