ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2025 ел
җомга

2025 елның 27 мартында пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Ютазы районында гражданнарны онлайн-кабул итәчәк.

Район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында катнаштылар.

Ютазы район советының IV чакырылыш чираттан тыш утырышында депутатлар кайбер мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Ютазы районы делегациясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съездында катнашты.

20 мартта Ютазы районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре Казанның «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында булдылар, анда «Мәгариф учреждениесендә хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау эшен оештыру» темасына семинар-киңәшмә узды.

Яңа Каразирек авыл клубында язның иң якты һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узды.

19-20 мартта Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» III ачык шәһәр фестиваль-конкурсы узды.

Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты волонтерлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итеп, үзләренең мөһим эшләрен дәвам итәләр.

Өч социаль объектка – район мәдәният йортына, Урыссу балалар сәнгать мәктәбенә һәм 2 нче Урыссу мәктәбенә капиталь ремонт эшләре активлаша.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Көрәш Бүләк авыл клубында экологик сәгать узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International