Урыссу гимназиясе базасында "Ел укытучысы-2021" район конкурсының беренче этабы уза.
Татарстанда ата-аналарны яңа ел бәйрәмнәренә QR-код буенча кертәчәкләр.
Волонтерлар - ул олы йөрәкле һәм башкаларга ярдәм итү теләкләре шул кадәр үк зур булган затлар.
5 декабрь көнне район мәдәният йортының концерт залында OPEN FEST фестивалендә катнашучыларны һәм коллектив җитәкчесе, мәдәният йорты мөдире Таймолкина Марина Валентиновнаны дипломнар һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләделәр.
Каразирек урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен Инвалидлар декадасына багышланган "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" дигән класстан тыш чара узды.
Балалар әйләнә-тирә мохит - кошлар, агачлар турында бик күп яңалыклар белделәр һәм экологик кагыйдәләрне гомумиләштерделәр.
Хөрмәтле Урыссу бистәсе халкы! Сезне үзара салым мәсьәләләре һәм 2022 елга эш планнары буенча гражданнар җыеннарында катнашырга чакырабыз.
Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде һәм Омск казармасы җимерелгән вакытта аякларын югалткан Россия блогеры һәм элекке хәрби хезмәткәр - Рөстәм Нәбиев турында фильм карау оештырылды.
Урыссу гимназиясендә Казан мәдәният институты педагоглары татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча мастер-класс үткәрделәр
«Мин булдырам» сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәген оештыручы Марат Ильясов эш визиты белән «ТАПАРТ» ҖЧҖ тәҗрибә-эксперименталь машина төзү заводы" нда булды. Ильясовның авторлык тренажерлары «ТАПАРТ» ОЭМЗ ҖЧҖендә модернизацияләнә һәм әзерләнә.