✅ (пенсия таныклыгын күрсәтеп , алдан язылу 8(55593)2-79-40 телефоны буенча башкарыла)
✅ ЙӨРҮ ГРАФИГЫ:
1-9 октябрь (ял - якшәмбе)
1 НЧЕ СЕАНС -7: 45 сәг.,
2 нче СЕАНС - 9:15 сәг.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 7 октябреннән 17 декабренә кадәр «Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖнең экспорт мәктәбе» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешмасы программасы буенча унбер семинардан торган цикл үткәрергә планлаштыра.
Һөнәрегезгә тугрылык, зирәклек, сабырлык, үз укучыларыгызга ышануыгыз һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез.
Район тормышы сораулары буенча атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә район буенча оператив хәлләр, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы, халыкны вакцинацияләү дәрәҗәсе турында мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә актуаль башка мәсьәләләр дә кузгатылды.
Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. Халык хезмәткәрләренә «соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләнә торган һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәр итә ала.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы чыгарылуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында яңа оештырыла торган һәм гамәлдә булган типовой уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.
Исегезгә төшерәбез, салым белдерүләре буенча салым түләү срогы - 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмаска тиеш.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр.
Көндез явым - төшемсез.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+4 градус, урыны белән 0..-3˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +7..+10˚.
Ютазы районы сәламәтлек саклау учреждениеләре - Урыссу үзәк район хастаханәсендә, Бәйрәкә һәм Ютазы табиблык амбулаторияләрендә, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында төрле елларда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләре кичә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм күчтәнәчләре кабул итте.