Агымдагы елда әлеге илкүләм проект кысаларында районда тугыз күп фатирлы торак йорт яны территориясе капиталь ремонтланды.
1. М. Җәлил исемендәге Республика премиясе Татарстан Республикасының талантлы яшьләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән шәхси өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы, яшьләр программаларын тормышка ашыру өлкәсендә югары казанышлары өчен бирелә:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 16 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
юлларда бозлавык;
- аерым районнарда күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк ераклыктагы томан.
2020 елның 16 ноябренә 2020 елның 15 ноябре 18 сәгатьтән 16 ноябре 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-17˚, аязган вакытта -18..-23 градус, көндез максималь һава температурасы -8..-10˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.
2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе Татарстан Республикасы халкы арасында «эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыра, аның операторы - бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү фонды - «Эшкуарлык фабрикасы».
Агымдагы елның 6 ноябреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы һәм Ютазы муниципаль районы территориясендә «Янгын куркынычсызлыгы айлыгы» игълан ителде.
Агымдагы атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү дәрәҗәсен бәяләп, республика комиссиясе эшләде.
Байлар авылыннан Зимфира Мөхәммәтшина соңгы арада туган авылында барлыкка килгән уңай үзгәрешләргә сөенеп туя алмый. “Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, өлешчә булса да юллар тәртипкә салынды. Әмма, барыннан да бигрәк, авыл зиратында өмәләр башланды. Дөресен әйтергә кирәк, безнең авыл зираты ташландык бер зиратка әверелгән иде. Аның хуҗасы итеп башка кеше сайланды. Өмәгә җыелган авыл халкы болытлар белән тоташкан зур агачларны кисте, куак һәм корыган чүп үләннәрен тазартып түкте. Яңа ихата һәм капка куелды. Дөньялар ачылып киткән кебек булды. Хәзер әрвахлар янына кунакка барган кебек барабыз”, - дип изге догада тора Зимфира Шәвәли кызы.
Халык үзара салымны кабул итәргәме-юкмы икәнлеген хәл итә, районда яшәүчеләр шулай ук җыеннарда катнашкан хакимият һәм районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре вәкилләренә үз проблемаларын җиткерәләр.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 14 ноябренә фаразы: