ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.

Сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйбыз! 100 ел эчендә республика күп нәрсә кичерде: безнең халык чын батырлыклар кылды, бөек ачышлар ясады, кыенлыкларны җиңеп, күрелмәгән үрләргә иреште.

Төп чаралар 27 май көнне башлана. (Казан, 26 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн).

Кичә 13-30 сәгатьтән 15-00 сәгатькә кадәр Ютазы авылының Ленин урамында полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Вебинарны Казан ДАУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Рәфкать кызы Фәссахова уздырачак.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: -төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә 16-21 метрга кадәр (Казанда да); -көндез, күбесенчә көнчыгыш районнарда, яшенле яңгыр һәм җил 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген район советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Ютазы районы Советының III чакырылыш XXXII утырышы узды.

Бүген “АгроМир” җәмгыятендә печән өсте башланды.
 

Дәүләт торак фонды программасы буенча Бәйрәкә авылында агымдагы атнада 10 светодиодлы яктырткыч куелды, дип безнең белән элемтәгә чыкты авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International