ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. 

Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә рөхсәтнамә бирү тәртибе.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.

Начар метеорологик күренешләр: 6 апрельдә кичен, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле җил көтелә, урыны белән көчәйгәндә, секундына 15-20 метр (Казанда секундына 18 метрга кадәр), төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

Штаб составына Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РҮХ, полиция хезмәткәрләре, шулай ук башка тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре керә. Моннан тыш, районда 2-60-83, 2-61-28 "кайнар линия" телефоннары эшли.


5
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+4 ̊.

Һаваның максималь температурасы көндез +8..+11 ̊.

Президент Хөкүмәткә балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты.

Район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин апрель аенда үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны ихлас күңелдән туган көннәре белән тәбрик итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International