Россия Президенты Владимир Путин карантинны апрель азагына кадәр булачак дип игълан бирде.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә -3..+1˚. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Пятерочка» сәүдә челтәре Казандагы «Доставка. Пятерочка" челтәре кибетләреннән азык-төлек китереп бирү сервисын эшләтеп җибәрде. Бу хезмәт Татарстан башкаласының Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында күрсәтелә. Сервис кысаларында Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин: ит, казылык эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, сөт, сыр, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчә, чәй һәм башка күп ашамлыклар.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Урыны белән бераз кар, юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +7..+10˚.
Бу атнада Урыссу бистәсе урамнарында короновирус таралау куркынычын кисәтү максатында, полиция патрульләре йөри башлады. ЮХИДИның Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тавыш көчәйткечле микрофоннар аша урыссулыларны торакларда калырга һәм авыруны кисәтүнең гади чараларын үтәргә өндиләр. Бу яман чир белән көрәштә күелә башлаган тагын бер чара булып тора.
Корылманың баланс тотучысы - «Башнефть» һәм Ютазы районы администрациясе автомобильчеләрнең куркынычсызлыгы өчен юл полотносын ремонтларга планлаштыра.
Татартсан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән бүгенге көннән алып аерым күрсәтмә булганчы республикада тулаем үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.
Яз көне, кар ява һәм туфрак ачыла башлагач, үлән яну табигатькә, хуҗалыкка, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур һәм төрле зыян китерә. Соңгы ун елда Россиядә, шул исәптән Ютазы районында да язгы коры үлән януы ешайды һәм гомуми милләт бәласе характерына ия була башлады.