ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Шәһәр тибындагы Урыссу поселогында яшәүчеләрнең Ык елгасы аша күперне капиталь ремонтлау буенча күп санлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле һәм күперне техник тикшерү буенча махсус оешма тарафыннан 2016 елда башкарылган тикшерү нәтиҗәләре буенча - күпернең төп конструкцияләренең техник торышы канәгатьләнмәслек дип бәяләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 2 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Аязучан болытлы һава.

Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында"2020 ел, 19 март, 208 нче карарын тормышка ашыру чаралары хакында".


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән түбәндәге һава торышы көтелә: - төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин; - көндез көчле җил, көчәйгәндә, секундына 15-17 метр (Казанда 15 метрга кадәр).

Күзәтчелек ведомствосы республика халкын шәхси аңлылык күрсәтергә һәм күрелә торган чараларга җаваплы карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, Ютазы районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина җитәкчелегендәге короновирус пандемиясе белән бәйле оператив штаб эшли. Штаб составына Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район үзәк хастаханәсе, полиция, шулай ук башка хезмәт эшчеләре керә. Моннан тыш, районда 2-60-83, 2-61-28 "кайнар линия" телефоны эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International