ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Һадиуллин Илсур Гәрәй улы мәктәпнең дистанцион укыту формасына күчүгә әзерлеген бәяләде.

Ул Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан оештырылган. Акция планетаның табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Чара җирле вакыт белән 20: 30 сәгатьтә башлана.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм  проекты  кысаларында  Татарстанда  эш башлаучы  фермерлар  үз эшләрен  ачу  өчен  “Агростартап” программасы  буенча  6  млн. сумга  кадәр  грант алырга  мөмкин.    Заявкалар 31 мартка кадәр кабул  ителә. 

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә урыны белән 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7º.

Көндез максималь һава температурасы +4..+7º.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Резеда Гәрәева “Педагогның иң яхшы портфолиосы” Бөтенроссия бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнде.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Саклану министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе игълан ителә.

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә (Казанда төнлә һәм иртән).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International