Ялгыз өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче гражданнарга (инвалидларга) табиб рецептыннан башка сатып алына торган азык-төлек һәм дару препаратлары китерү буенча ярдәм күрсәтү буенча
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
2019 елның 12 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 152 очрагы ачыкланды. 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 20 мартына кадәр Ютазы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары 7 яшькә кадәрге балаларны балалар өчен махсус җайланмасыз йөртү буенча 41 фактны теркәгән.
Туксан яшьлек Леонид Иванович Киселев 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын гына каршы алмый, ул, Ходай Тәгалә кушып, тормыш иптәше Римма Григорьевна белән гаилә корып яши башлауларының 65 еллыгын да билгеләп үтәчәк.
23 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның муниципаль районнары белән 2020 елда язгы кыр эшләрен әзерләү һәм оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Узган атнада башкала кунаклары – Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Казан шәһәренең “Ак Барс” кара-каршы көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов озак еллар дәвамында милли көрәш келәмендә бил бирмәгән безнең райондашыбыз Михаил Минеевны күптән түгел булып узган туган көне белән тәбрик итте.
Күптән түгел районыбыз табигатенең әкиятләрдә язылганча иң матур, гүзәл җирләренең берсе булган ямьле Салкын-Чишмә авылында туып үскән Сәгыйдә Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 23 март кичендә, төнлә һәм 24 мартта түбәндәгеләр көтелә: - төнлә-иртән урыны белән кар (Казанда да), - төнлә-иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начараеп, буран (Казанда төнлә-иртән); - көчле җил, төнлә секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда да), көндез урыны белән 15-17 метрга кадәр; - бозлавык (Казанда төнлә-иртән); - юлларда бозлавык, кар көртләре, кар “боткасы “ (Казанда да).
16-27 март көннәрендә Бөтенроссия "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!” акциясенең беренче этабы узачак.